Нәҗип Миникаев Бөтенроссия бию спорты федерациясе һәм FDSARR Team акробатик рок-н-рол составында чыгыш ясады.
Фото: ТР Акробатик рок-н-ролл һәм заманча спорт биюләре федерациясе матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь). Казан спортчысы Нәҗип Миникаев Бөтенроссия бию спорты федерациясе һәм FDSARR Team акробатик рок-н-ролл составында HipFest брейкинг буенча халыкара фестиваленең команда ярышларында җиңү яулаган. Ярышлар Вьетнамның Хошимин шәһәрендә узган.
Татарстанның Акробатик рок-н-ролл һәм заманча спорт биюләре федерациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Нәҗип Миникаев белән бергә Санкт-Петербургтан Константин Елисейцев, Ростов-на-Донудан Александр Ганачьян һәм Калининградтан Артем Рой чыгыш ясаган.
HipFest иң эре халыкара ярышларда катнашу РФ спорт җыелма командасының 29 нчы ноябрьдән 11 нче декабрьгә кадәр узган брейкинг буенча күнекмә чараларын тәмамлау булды.
Нәҗип Миникаев – Россия җыелма командасы әгъзасы, эре халыкара турнирларда җиңүче, Европа һәм Россия чемпионы.