В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кар волейболы бу елның беренче ярышы санала
Денис Гордийко фотосы
Элегрәк елның җылы вакытында үткәрелгән «Безнең ишегалды чемпионнары» проекты бу елдан ел әйләнәсе уздырыла торган форматка күчә. Казанның Совет районында узган кар волейболы ярышлары кышкы чордагы беренче башлангыч уен буларак билгеләп үтелгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Линар Гарипов хәбәр итте.
Беренче кышкы ярышларда 15 торак комплекстан тупланган командалар катнашкан. Яңа спорт циклының беренче кубоклары һәм медальләре тапшырылган.
Якын арада казанлылар өчен чаңгы ярышлары, кар футболы һәм башка кышкы дисциплина ярышлары әзерләнә. Алдагы этапларда катнашу өчен «Безнең ишегалды чемпионнары» проектының рәсми Telegram-каналы аша теркәлергә була.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды чемпионнары» спартакиадасы 2020 елда башланып китте. Ул Казанның торак комплекслары һәм ишегаллары арасында үткәрелә. Узган ел проект үзенең биш еллык юбилеен билгеләп үтте. Биш ел эчендә 16 дисциплина буенча 3 меңнән артык спорт чарасы оештырылган.
Линар Гарипов шулай ук Татарстан башкаласында яшь хоккейчылар арасында «Алтын алка» турнирының район этаплары узачагын искәртте. Командалар февральдә узачак шәһәр финалына чыгу өчен көч сынашачак.
Казанда оештырыла торган барлык спорт чараларын «Спортивный Казань» MAX-каналында күзәтеп барырга була.