Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
05.07.2021, 12:28

Казансу ярындагы спорт паркы 2022 елга иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирүдә җиңүче булды

Казан Мэры шәһәр халкын алга таба да төзекләндерү эшләрендә активлык күрсәтергә чакырды.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче июль, Алинә Бережная). 2022 елда Казанда Миллениум күпереннән алып «Ак Барс Арена» стадионы ягыннан өченче транспорт дамбасына кадәр спорт паркын төзекләндерүгә керешәчәкләр. Ул Казансу елгасы буендагы яр буе паркларының бердәм экосистемасының бер өлешенә әвереләчәк. Нәкъ менә ул шәһәр территориясендә 2022 елда төзекләндерүгә планлаштырылган иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча тавыш бирүдә җиңүче булды. Йомгакларны бүген шәһәрнең Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә игълан иттеләр. Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, ачык тавыш бирү казанлыларга шәһәрне үзгәртеп коруга катнашы булырга мөмкинлек бирә, шулай ук аларны алга таба да активлык күрсәтергә чакырды.

«Халык тавыш бирү процедурасы – финанслауны алуның реаль эшли торган механизмы, – дип билгеләде Илсур Метшин. – Бездә актив халык, без аларны һәрвакыт үз теләкләрен әйтергә чакырабыз, ишегалды, торак йорт яки башка киңлекләрне капиталь төзекләндерү булсынмы ул. Халык шәһәрдә тормышны яхшыга үзгәртү теләген белдерә».

26-нчы апрельдән 30-нчы майга кадәр ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында 2022 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр һәм ишегаллары өчен тавыш бирү, шулай ук «Урам» экстрим-паркының Казансу елгасы үсеше стратегиясе өстенлекләре турында сораштыру үткәрелде. Иң күп тавыш җыйган парклар һәм скверлар «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча төзекләндереләчәк, ә йорт яны территорияләре арасында лидерлар «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләр планын төзегәндә исәпкә алыначак.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев мондый тавыш бирүнең Татарстанда дүртенче мәртәбә үткәрелүен билгеләп үтте. Гомумән алганда, Татарстанның 170 мең кешесе җәмәгать урыннары өчен үз тавышларын бирде. Республика башкаласының парклары өчен 56 мең кеше тавыш бирде.

«Казан халкы тавыш бирүдә тәкъдим ителгән 18 объекттан җиңүчеләрне сайлады. Әлеге исемлек узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Казансу үсеше стратегиясен, шәһәр өчен әһәмиятле объектларны исәпкә алып, шулай ук соңгы елларда килгән теләкләрне анализлау нигезендә төзелгән», – диде ул.

Шулай итеп, дәгъвачылар исемлегенә түбәндәге территорияләр керде: Түбән Кабан күле яр буеның өченче чираты, «Салават күпере» һәм Светлая Долина торак комплексларындагы парклар, Балыкчы бакчасы, Волгоград урамы буенча урнашкан бульвар, «Комсомолец» паркы, Нокса авышлыгындагы парк һәм башкалар. Казансу үсеше стратегиясе 12 парктан 5 парк белән тәкъдим ителде.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, спорт паркын проектлау агымдагы елга билгеләнгән, ә концепция җәмәгатьчелек фикер алышуына чыгарылган.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча 6 иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк: Л.Н.Толстой исемендәге сквер, «Салават күпере» торак комплексындагы парк, Акчарлак күлләрендә ял зонасы, Зәңгәр күлләр янындагы территория, Түбән Кабан күле яр буе күле, «Черек күл» паркы.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 05.07.2021
Видеорепортаж
05.07.2021 12:36
Казансу ярындагы спорт паркы 2022 елга иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирүдә җиңүче булды
Барлык яңалыклар