Катнашу өчен алдан теркәлү узарга кирәк.
Фото: Денис Гордийко
Дәрестә катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Тренировкага шешә белән су һәм спорт келәме алырга онытмагыз. Тренировка 9:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, «Безнең ишегалды» программасы командасы август буе шәһәр халкына ишегалларында спорт күнегүләрен оештыруда ярдәм итәчәк. Дәресне һәр кеше үткәрә ала. Иң мөһиме – сәламәтлек буенча чикләүләр булмау һәм тренировкаларның төрле яшьтәге һәм физик әзерлек дәрәҗәсендәге кешеләр өчен туры килүен исәпкә алу. Бу җиңел зарядка, авыр булмаган йога, Скандинавия йөреше, зур тизлек белән йөрү, төрле төркем мускуллары өчен күнегүләр булырга мөмкин. Тренерлык тәҗрибәсе булу өстенлек булып торса да, мәҗбүри шарт түгел. Дәресне үткәрергә теләүчеләр гариза формасын түбәндәге сылтама буенча тутыра алалар.