В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бөтенроссия ярышлары Татарстан башкаласында 20 нче һәм 21 нче августта узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
Триатлон буенча ярышларда Sprint һәм Olympic – классик дистанцияләр каралган. Шәхси һәм команда зачетларын да үткәрү көтелә. Анда ир-атлар, хатын-кызлар һәм катнаш командалар катнаша ала.
Timerman спорт чаралары сериясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Sprint дистанциясендә 161 кеше катнашырга ниятли, ә Sprint эстафетасында 10 команда катнашачак. Olympic дистанциясен 209 спортчы узачак, ә Olympic эстафетасында 21 команда катнашыр дип көтелә. Timerkids балалар йөгерешенә 30 дан артык яшь катнашучыны теркәгәннәр.
Свимран буенча ярышларда ике дистанция каралган: 3 һәм 6 км. Беренчесендә 16 яшьтән өлкәнрәк спортчылар катнаша ала, икенчесе бары тик балигъ булмаганнар өчен генә ачык булачак. 3 км дистанциясендә 47 катнашучы, 6 км дистанциядә 45 кеше катнашачак.
Ярышлар җәдвәле белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
20 нче августта 12:00 дән 17:00 гә кадәр С.Хәким урамы (Декабристлар урамыннан Чистай урамына кадәр) һәм Ф.Әмирхан урамы (Миллениум күпере астындагы борылышта), шулай ук Ямашев проспектыннан түбән күпер буенча төшү юлы (Себер тракты буенча 39 нчы йорт янында) тулысынча ябылачак.
12:00 дән 17:00 гә кадәр Чистай урамыннан «Ак Барс Арена» футбол стадионы территориясенә икенче керү юлына кадәр ике уң полоса буенча хәрәкәт чикләнәчәк. Бу чорда шулай ук Ямашев проспектыннан Ямашев проспекты буенча урнашкан 122б номерлы йорт янындагы түбән күпергә кадәр төшү юлында бер юнәлештә хәрәкәт туктатылачак. Юлның өч уң як полосасы һәм Чистай урамы (Чистай урамыннан алып «Ак Барс Арена» футбол стадионы буенча боҗралы хәрәкәткә чыгу юлына кадәр) чикләнәчәк.
20 нче августта 7:00 дән 18:30 га кадәр һәм 21 нче августта 6:00 дән 12:00 гә кадәр «Ак Барс Арена» футбол стадионы янындагы эчке юл буенча ике юнәлештә хәрәкәт туктатылачак.
20 нче августта Миллениум күпереннән Ф.Әмирхан урамы буенча йөрүче 28а, 43 нче, 54 нче номерлы автобуслар хәрәкәте схемасыннан «РФ Герое Алексей Козин урамы», «С.Хәким урамы», «Чистай урамы» тукталышлары төшереп калдырылачак. Кире юнәлештә «С.Хәким урамы» һәм «Чистай урамы» тукталышлары төшереп калдырылачак.
Шундый ук чикләүләр Су спорт төрләре сарае юнәлешендә Чистай урамы буенча йөрүче 74 нче, 75 нче номерлы автобусларга да кагылачак. Әлеге ике маршрутта «Су спорт төрләре сарае» тукталышы булмаячак, дип хәбәр итә Казанның Транспорт комитеты.