Шәһәр паркларында һәм скверларында яңа ел көннәрендә ачык һавада 130 чара планлаштырылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче гыйнвар). Фигуралы шуу һәм чаңгыда шуу буенча мастер-класслар, спектакльләр һәм Яңа ел мультфильмнары казанлыларны 4-нче гыйнварда шәһәр паркларында һәм скверларында көтә.
11.00 сәгатьтә «Черек күл» паркында яшь казанлылар фигуралы шуу буенча мастер-класска кушыла алачак.
12.00 сәгатьтә барлык теләүчеләрне Җиңү паркында чаңгыда шуарга өйрәтәчәкләр, ә «Калейдоскоп» паркында «Күңелле стартлар» узачак.
14.00 сәгатьтә Горький исемендәге паркка акустик лаундж-дуэт Lia&Ben белән «Кыш студиясе» музыкаль платформа-сәхнәсе киләчәк. Соңрак, 17.00 сәгатьтә ул Бауман урамына күчәчәк, монда The ChekLaWeek акустик квинтеты чыгыш ясаячак.
Казан театр училищесы студентлары тарафыннан «Озын буйлы туганнар» Мәскәү театры режиссерлары белән берлектә оештырылган «Кар бабайлар» спектаклен Мир урамындагы паркта - 15.00 сәгатьтә, ә Фучик урамындагы бульварда 18.00 сәгатьтә карарга мөмкин булачак.
Шулай ук 15.00 сәгатьтә Аксенов исемендәге скверда яңа ел мультфильмнары күрсәтеләчәк, алар ярдәмендә олылар, балалар әкиятләр атмосферасына чумачак.
16.00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге һәм «Крылья Советов» паркында «Оперение» театр студиясеннән урам спектакле күрсәтеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Яңа елга Казанда 65 чыршы шәһәрчеге әзерләнгән, бәйрәм мәйданчыклары шәһәрнең һәр районында оештырылган. Казанлылар өчен Яңа ел көннәрендә ачык һавада 130 чара уздырылачак.
KZN.RU порталында Яңа елга багышланган махсус бүлектә барлык кирәкле мәгълүматны табарга һәм бәйрәм ялларына афиша белән танышырга мөмкин. Афишадан тыш, биредә шулай ук шәһәр бәйрәм мәйданчыклары, Яңа ел чыршылары һәм боз шәһәрчекләре, чаңгы базалары һәм шугалаклар, прокат пунктлары һәм башкалар турында тулырак белергә була.