Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.12.2025, 14:19

«Спорт белән данлы Казан»: Татарстан башкаласында узып баручы елга спорт йомгаклары ясалды

Фигуралы шуу остасы Динә Хөснетдинова һәм ишкәкче Никита Филаретов «Казан горурлыгы» дип танылды

Физик тәрбия һәм спорт комитеты фотосы

Татарстан башкаласында «Спорт белән данлы Казан» премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада шәһәрнең 100 дән артык иң яхшы спортчыларын, тренерларын, спорт мәктәпләре һәм оешмалары вәкилләрен бүләкләделәр. Фехтование буенча СССРның Олимпия чемпионы Наилә Гыйләҗева һәм спорт ветераны Александр Плюшкин чараның шәрәфле кунаклары булдылар. Бүләкләү тантанасы «Московский» мәдәният үзәгендә үтте.

Физик тәрбия һәм спорт комитетында хәбәр итүләренчә, чарада катнашучыларны 27 номинациядә бүләкләгәннәр. «Казан горурлыгы» номинациясе төп номинацияләрнең берсе булган. Әлеге исемгә фигуралы шуу остасы Динә Хөснетдинова һәм ишкәкче Никита Филаретов лаек булган. Аларга сыннарны «Центральный» физик тәрбия-спорт берләшмәсе базасындагы «Первая» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Даниел Маринов тапшырган. Ул да бу елгы халыкара спорт ярышларында Казан данын актив һәм уңышлы яклады.

«Иң яхшы яшь тренер» номинациясендә ике кандидат – «Тасма» физик тәрбия-спорт берләшмәсе базасындагы олимпия резервы спорт мәктәбе остазы Валерия Савельева һәм «Центральный» физик тәрбия-спорт берләшмәсе базасындагы спорт мәктәбе/«Атлетика» олимпия резервы спорт мәктәбе остазы Артур Зорин җиңүче булды. «Иң яхшы балалар тренеры» бүләген «Идел» физик тәрбия-спорт берләшмәсе/бокс буенча олимпия резервы спорт мәктәбе остазы Анна Таиповага һәм «Хезмәт резервлары» физик тәрбия-спорт берләшмәсе базасындагы олимпия резервы спорт мәктәбе укытучысы Рамил Гатауллинга бирделәр.

«Ел спортчысы» (олимпия төрләре) исеменә «Снежный барс» физик тәрбия-спорт берләшмәсе базасындагы спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Азим Фәйзетдинов һәм Кирилл Андреев, шулай ук «Центральный» физик тәрбия-спорт берләшмәсе базасындагы спорт мәктәбендә/«Олимп» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Зарина Мөбәрәкҗанова лаек булды. «Ак Бүре» физик тәрбия-спорт берләшмәсе базасындагы спорт мәктәбе укучысы Вероника Карабанова «Ел спортчысы» (сурдлимпия төрләре) дип танылды.

Татарстан Республикасының су полосы буенча җыелма командасы (21 яшькә кадәрге яшьләр арасында) «Спортның уен төрләре буенча ел командасы» номинациясендә җиңде.

Владимир Кокуркин, Анатолий Фомичев, Галина Сафронова һәм Рәхилә Жиряева «Спортка тугрылык өчен» бүләгенә ия булды. «Елның тормыш яратучысы» номинациясендә «алтын» яшьтәге спортчылар Илдус Хәбибуллин һәм Лариса Авдеева билгеләп үтелде.

Чара спортчыларны һәм тренер-укытучыларны югары нәтиҗәләре өчен бүләкләү, яңа уңышларны стимуллаштыру, остазларның һәм укытучыларның алдынгы тәҗрибәсен ачыклау һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту, шулай ук шәһәрнең спорт объектларының нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан оештырыла.

Барлык яңалыклар