В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Соңгы ике тәүлектә Казанда айлык явым-төшем нормасының 20% ы яуган, якынлашып килүче төн кышның иң карлы төне булырга вәгъдә итә
Казан шәһәре KZN.RU фотосы
Юл хезмәтләре көчәйтелгән режимда һәм тәүлек буе эшли. Көндез, тыгыз машиналар хәрәкәтен исәпкә алып, шәһәр маршрутларының барысы өчен дә транспорт белән йөрү мөмкинлеген саклап калу өчен юллардагы карны себерүгә һәм урамнарны бозлавыкка каршы материал белән эшкәртүгә төп басым ясала. Шул ук вакытта кар чыгару эше дәвам итә. Бүген көндез шәһәр урамнарында 439 берәмлек махсус техника һәм 572 юл эшчесе эшләгән.

«Чынлап та, эш графигы көчәйтелгән һәм ул тәүлек буе дәвам итә, эшчеләр бер-берсен алыштыра. Хәзерге вакытта юл эшчеләре, машина йөртүчеләр, механизаторлар аеруча игътибар үзәгендә. Әгәр моңа кадәр алар сменага тәүлек ярымнан соң чыкса, хәзер инде хезмәткәрләр бер тәүлектән соң эшкә килә. Кайберәүләр хәтта үзләре үк теләк белдерә, әле калырга да әзербез, диләр. Эшләр көчәйтелгән режимда алып барыла: барлык предприятиеләр дә безгә шәһәрне чистартырга кирәклеген аңлыйлар, кар туктаусыз яуганын күрәләр», - дип сөйләде Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров.
Кич белән төнге смена – 500 берәмлектән артык техника эшли башлый. Башкалада транспорт хәрәкәте азайган вакытта карны тагын да күбрәк чыгару, тукталыш мәйданчыкларын, парковкаларны, тротуарларны чистарту, шулай ук юлларны бозлавыкка каршы материал белән кабат эшкәртү мөмкинлеге туа. Сезон башыннан шәһәрдә 38 мең тоннадан артык реагент һәм ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Узган тәүлектә кар эретү пунктларына 10,5 мең тонна кар илтеп тапшырылган. Карны үтильләштерү, төнге вакытны, ял һәм бәйрәм көннәрен дә исәпкә алып, тәүлек буе алып барыла, дип сөйләделәр «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәтендә. Шәһәрдәге сигез кар эретү пунктының барысы да штат режимында эшли һәм аномаль кар күләмнәрен кабул итәргә әзер. 19–25 гыйнварда 35,1 мең тонна кар кабул ителгән, 27–28 гыйнварда – 6 мең 505 тонна, шул исәптән 1 мең 470 тонна карны «Несмелов» кар эретү пункты кабул иткән.
Йөкләнеш зур булуга карамастан, күрсәткечләр узган елларның уртача күрсәткечләренә туры килә, пунктларның эше исә тотрыклы кала, дип билгеләп үттеләр предприятиедә.

Казанның Дәүләт автоинспекциясе, үз чиратында, халыкны кар күп яуган вакытта шәхси транспорттан файдаланудан тыелып торырга чакыра. Болай эшләү урам-юл челтәрендә хәрәкәтне киметеп, коммуналь техникага шәһәрне тизрәк һәм сыйфатлырак итеп кардан чистарту мөмкинлеге бирә.
«Автомобиль йөртүчеләрнең барысына да зур үтенечебез бар. Әгәр дә сез урам себереп килә торган бер төркем катнаш юл машинасын күрәсез икән, без сездән аларга комачау итмәвегезне, юлларына каршы төшмәвегезне, тыныч кына карны себереп китү мөмкинлеге булдыруыгызны сорыйбыз. Бу очракта биш минут көтеп тору, артларыннан узу яхшырак булыр. Алар карны сыйфатлырак чистартачак, һәм бернинди авария очрагы килеп чыкмаячак. Ашыгычлык аркасында гадәти транспорт һәм юл хезмәтләре машинасы катнашында авария булса, барлык колонна эше бозыла», - дип килеште Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре белән шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров.
Синоптиклар алдагы көннәрдә дә кар явачак, вакыт-вакыт кимесә дә, әмма ул тулысынча туктамаячак, дип кисәтә. Шәһәр хезмәтләре югары әзерлек режимында эшләвен дәвам итә.
«Чынлап та, фаразлар үзгәреп тора. Без аны сәгать саен күзәтәбез, алдагы сәгатьләрдә нинди явым-төшем көтелүен карыйбыз. Киләсе төннең иң күп кар явасы төн булачагын аңлыйбыз. Кар аннары бераз кимер дип көтелә, ләкин бу кар туктаячак дигән сүз түгел. Әлегә, фаразлар буенча, дүшәмбегә кадәр кар явачак», - дип сүзен йомгаклады Альберт Шәйнуров.