Фото «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе белән тәкъдим ителде
Казан шәһәренең Шатура урамында «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре канализация коллекторы торбасының бозылган өлешен төзекләндерә. Эшләр 19 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Предприятие хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта эшчеләр 1976 елда төзелгән коллектор торбасының искергән өлешен алыштыру һәм махсус вакуум техника белән 250 мм диаметрдагы торбаны юу эшләре белән шөгыльләнәләр.
Эшләр коммуникацияләрнең 6 метр тирәнлектә урнашуы һәм анда башка инженерлык челтәрләре булуы белән катлаулана. Әмма Шатура, Давыдов һәм Гидрострой урамнарында су агызуга чикләүләр юк. Канализациянең өзеклексез эшләве горизонталь бораулау методы буенча ике вакытлыча урнаштырылган басымлы линияләр ярдәме белән тәэмин ителә.
Исегезгә төшерәбез, Казанда узган елны су белән тәэмин итү һәм агынты сулар үзәкләштерелгән челтәренә 352 рөхсәтсез тоташтыру очрагын
ачыклаганнар . Ә быел беренче квартал эчендә 145 очрак теркәлгән. Әлеге төр хокук бозу күрешләргә зыян салырга һәм куркыныч тудырырга мөмкин, шулай ук дәүләт тарафыннан административ җаваплылык та каралган.