Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.12.2025, 17:48

«Водоканал» предприятиесе хезмәткәрләре агынты сулар челтәрендә 354 чүп тыгылу очрагын җайга салган

Штаттан тыш хәлләрнең төп сәбәпләре – дымлы салфеткалар, колак таякчыклары һәм азык калдыклары

Фото «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан тәкъдим ителә

Узган атнада «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре шәһәрнең агынты сулар челтәрендә 354 чүп тыгылу очрагын җайга салган. Битараф рәвештә халык тарафыннан ташланган дымлы салфеткалар һәм азык калдыклары, колак таякчыклары бергә укмашып, агынты сулар челтәрендә четерекле хәлләр сәбәпчесе була.

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе унитазга вак чүпләр (чәч, тырнак, колак таякчыклары һ.б.), төзелеш калдыкларын, бәдрәф кәгазе, дымлы салфеткалар, памперслар, контрацепция чаралары һәм хатын-кызларның шәхси гигиена әйберләрен ташларга ярамый, дип искәртә.

Агынты сулар челтәре кеше яки хайван организмындагы тереклек эшчәнлеге продуктлары, душ һәм кухня агынтылары, кер юу машиналары агынтысы өчен генә каралган.

Предприятие бригадалары көн саен шәһәр халкының мөрәҗәгатьләренә җавап биреп, 40–50 чүп тыгылу очрагын җайга салу белән шөгыльләнә. Чүп-чар канализация-насос станцияләре җиһазларын сафтан чыгарырга сәләтле.

Тышкы челтәрләрдәге төзексезлек очраклары турында авария-диспетчерлык хезмәтенең +7(843) 231-62-60 телефон номерына шалтыратып хәбәр итәргә була. Йорт эчендәге челтәрләрдә төзексезлек очраклары килеп чыкса, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итү кирәк. Яңгыр сулары челтәре мәсьәләләре буенча Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетына яки район хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә була.

Алдарак Казанның «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең Совет районының Латыш укчылары урамындагы 25а йорты янында чокырны рөхсәтсез күмү аркасында канализация челтәрләрендә килеп чыккан зур авария нәтиҗәләрен бетерү эшен тәмамлавы турында хәбәр ителгән иде.

Барлык яңалыклар