В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чүп тыгылу очрагы буенча кабул ителгән гаризаларның 69 ы расланмаган
Денис Гордийко фотосы
Узган атнада Казанда «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре суүткәргеч челтәрләрдә торба тишелеп 58 су агу очрагын һәм агынты сулар челтәрендә 352 чүп тыгылу очрагын җайга салган. 33 объектта эшләр суны туктатмыйча башкарылган.
Чүп тыгылу очрагы буенча кабул ителгән гаризаларның 69 ы расланмаган: предприятие бригадасы челтәрләрне тикшергән вакытта тыгылып калган чүпләрне тапмаган. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесендә искәртүләренчә, йорт эчендә су басу белән бәйле гаризаларны, беренче чиратта, идарәче компанияләргә тапшырырга кирәк.
Чүп тыгылу очракларын җайга салу эшләре кар күп булу белән катлаулана: кирәкле люк көрт астында калган булырга мөмкин, ишегалларына куеп калдырылган автомобильләр еш кына махсус техниканың кирәкле нокталарга үтеп керүенә комачаулый.
Гаризалар авария-диспетчерлык хезмәтенең +7(843)231-62-60 телефон номеры буенча кабул ителә.