В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләрне иртәгә тәмамларга ниятлиләр, төзекләндерү чаралары суны өзмичә башкарыла
Денис Гордийко фотосы
Казанда Юлиус Фучик урамы, 76 йорт адресы буенча чуен суүткәргечтә килеп чыккан авария очрагын җайга салу эшләре алып барыла. Хезмәткәрләр тәүлек буе суны өзмичә эшлиләр, төзекләндерү чараларын иртәгә тәмамларга ниятлиләр. Авария эшенә 20 дән артык кеше һәм биш берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.
Авария очрагы кичә кич 1980 елда төзелгән 600 мм диаметрлы суүткәргеч участогында булган. Предприятие белгечләре кичекмәстән урынга килеп, су белән тәэмин итү челтәрләрен көйләгәннәр. Авария участогында суны торак йортларга су бирүне өзмичә туктата алганнар. «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе билгеләп үткәнчә, торбаүткәргечтә барлыкка килгән ярык вәзгыятьнең төп сәбәбе булып тора.
Исегезгә төшерәбез, суүткәргеч Фучик, Чишмәле, Академик Завойский һәм Ломжа урамнарында урнашкан йортларны су белән тәэмин итә.