Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.04.2020, 08:05

«Ышаныч» үзәге белгечләре казанлыларга үзизоляция режимына җайлашырга ярдәм итә

28-нче марттан 2-нче апрельгә кадәр коронавирус пандемиясе белән бәйле психологик ярдәм алу өчен шәһәрнең 40-лап кешесе мөрәҗәгать иткән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель). «Ышаныч» үзәге белгечләре казанлыларга үзизоляция режимына җайлашырга ярдәм итә. 28-нче марттан 2-нче апрельгә кадәр коронавирус пандемиясе белән бәйле психологик ярдәм алу өчен шәһәрнең 40-лап кешесе мөрәҗәгать иткән.

Бу чорда «Ышаныч» үзәгенә 9 казанлы шалтыраткан, алар пандемия белән бәйле рәвештә үзләренең сәламәтлеге өчен борчылган. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе - 50 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар. Белгечләргә мөрәҗәгать иткән ир-атларның яше 40 яшьтән 50 яшькә кадәр булган.

19 кеше ышаныч телефонына яңа шартларга яраклаштыру мәсьәләләре белән шалтыратты. Психологик-педагогик ярдәм үзәгендә сөйләүләренчә, шәһәр халкы бу чорда нишләргә һәм нәрсә белән шөгыльләнергә кирәклеге белән кызыксынды. Кайнар линиягә мөрәҗәгать итүчеләрнең яше - 27-дән 60 яшькә кадәр.

Моннан тыш, 10 кеше үз-үзен изоляцияләү режимын гамәлгә ашыру процессы буенча һәм үзизоляцияләү чорында үз хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру мөмкинлеге булмауга бәйле рәвештә эшкә бәйле проблемалар турында мәгълүмати сорау белән мөрәҗәгать итте.

Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы чорында тынычлыкны саклау өчен үзәк белгечләре мәгълүматны ышанычлы чыганаклардан гына алырга, конструктив фикер йөртергә һәм массакүләм дулкынлануларга бирешмәскә киңәш итә.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын Татарстанда 30-нчы мартта коронавирусның таралуын булдырмау өчен керттеләр. Мондый режим эпидемиологик вәзгыять яхшырганчыга кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, ярдәм сорап, казанлылар «Ышаныч» үзәгенең кайнар линиясе телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар: +7(843)277-00-00.

Барлык яңалыклар