В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Консультацияләр «Ышаныч» үзәгенең өч бүлегендә һәм телефон аша оештырылган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы март). Казаннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга «Ышаныч» үзәге психологлары бушлай консультацияләр бирә.
Ярдәм сорап шәхсән өч бүлеккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, алар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:
Фатыйх Әмирхан урамы, 2 – «Ювента» хезмәте, психолог Маргарита Подгородова;
Яңа Азино урамы, 2 – «Выбор» хезмәте, психолог Кристина Киселева;
Сәлимҗанов урамы, 14 – «Компас» хезмәте, психолог Светлана Латыйпова.
Алдан +7(843)598-33-73 телефоны буенча язылырга кирәк. Ярдәмне дистанцион рәвештә алырга теләүчеләр өчен тәүлек әйләнәсе ышаныч телефоны эшли: +7(843)277-00-00.
«Махсус хәрби операциядә катнашучыларны консультацияләү өчен без бу спецификада эшләргә әзер компетентлы психологларны сайладык. Шәһәрнең төрле районнарында өч филиалны әзерләдек. Мөрәҗәгатьләрне көтәбез», - диде «Ышаныч» директоры Елена Овчинникова.
Исегезгә төшерәбез, психологлардан консультацияне махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары да ала ала. Узган елның көзеннән Казанда яшәүче 234 хатын-кыз шундый мөмкинлектән файдаланган, аларның 122 се белгечләр белән очрашкан. Катнашучыларның хатыннарына «Ышаныч» үзәгенең барлык бүлекчәләрендә консультацияләр бирелә, +7(843)598-33-73 телефоны буенча язылырга була. Шулай ук психологик ярдәмне дистанцион рәвештә алырга мөмкин, ышаныч телефоны тәүлек әйләнәсе эшли: +7(843)277-00-00.
Махсус хәрби операция катнашучыларына, аларның гаиләләренә һәм Лисичанск халкына ярдәм итү чаралары исемлеге KZN.RU порталының махсус бүлегендә басылып чыкты.