В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия 3-нче декабрьдән 10-нчы декабрьгә кадәр эшләячәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь). Халыкара инвалидлар көнендә Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе кайнар линия эшләтеп җибәрә. Ведомство белгечләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә консультация бирәчәк, шулай ук, инвалидлыкны раслаучы документ булган очракта, кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча практик ярдәм күрсәтәчәк.
Шалтыратулар 3-нче декабрьдән 10-нчы декабрьгә кадәр түбәндәге телефон буенча кабул ителәчәк: +7(917)224-87-94. Инвалидлыгы булган кешеләр консультацияне 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр ала алачак. Төшке ашка тәнәфес 12:00 сәгатьтән 12:45 сәгатькә кадәр.
Моннан тыш, ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең кулланучылар өчен консультация үзәгенә түбәндә күрсәтелгән телефон номеры аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7(843) 221-90-16, дип хәбәр итә ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе матбугат хезмәте.