В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көннәре ай саен айның һәр өченче чәршәмбесендә, шулай ук квартал саен беренче кварталның өченче пәнҗешәмбесендә уза.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). 17-нче апрельдә Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә Казан эшмәкәрләре өчен ачык ишекләр көне узачак.
Ведомство белгечләренең бушлай консультациясен 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин булачак: Большая Красная ур., 30. Алдан язылу таләп ителми.
Исегезгә төшерәбез, эшмәкәрләр өчен бердәм ачык ишекләр көннәре ай саен айның һәр өченче чәршәмбесендә, шулай ук квартал саен беренче кварталның өченче пәнҗешәмбесендә уза, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.