Казанда кабул итү Большая Красная, 30 һәм Сеченов, 13а адреслары буенча алып барылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июнь). 18-нче июньдә Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте идарәсе эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне үткәрәчәк.
Түбәндәге телефон номерлары буенча алдан язылырга мөмкин: +7(843)238-60-62, +7(843)238-36-32, 15-нче июньнән 17-нче июньгә кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр (төшке ашка тәнәфес: 12.00 - 12.45). Консультациягә язылганда кызыксындырган сорауны яздырырга кирәк.
Казанда кабул итү 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Большая Красная урамы, 30 һәм Сеченов урамы, 13а адреслары буенча алып барылачак.
Консультациягә язылган эшмәкәрләргә индивидуаль саклау чараларын (битлек һәм респираторлар) кулланырга кирәк, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.