В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
30 гыйнварда Татарстанда тематик кайнар линия узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). Иртәгә, 30 гыйнварда, Татарстанда һәм аның башкаласында 2019 елда пенсияне индексацияләү мәсьәләләре буенча түләүсез кайнар линия эшләячәк.
Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге белгечләре белән 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр элемтәгә керергә мөмкин булачак. Алар иминият пенсияләрен индексацияләү һәм авыл хуҗалыгы стажы өчен өстәмә түләүләр турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр. Кайнар линия телефоны: 8-800-100-26-27, дип хәбәр итә бүлекнең матбугат хезмәте.
Башка көннәрдә гражданнар өчен контакт-үзәк телефоны эшли: (843) 279-27-27. Консультацияне дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр алырга мөмкин. Белгечләрнең төшке аш вакыт - 12.00-12.45 сәгать.