В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләрне кабул итү сурдотәрҗемәче катнашында узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
«Әгәр мондый алымнар ишетү сәләте начар булган татарстанлылар өчен кирәк булса, без аларны даими нигездә уздырачакбыз», – дип җиткерде Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ишетү сәләте буенча инвалидлыклары булган казанлылар 21 нче октябрьдә 8.00-12.00 сәгатьләрдә Некрасов ур., 7 адресы буенча консультация ала алалар, дип хәбәр итә Татарстан буенча Пенсия фонды бүлекчәсенең матбугат хезмәте.