В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшчеләр карны чыгаралар һәм суны дренаж җайланмалардан суырталар
Фото: «Метроэлектротранс» МУП
Моннан тыш «Метроэлектротранс» МУП белгечләре көчәйтелгән режимда дренаж җайланмалардан су суырталар. Барлык станцияләрдә, су басу очрагын күз алдында тотып, ком тутырылган 253 капчык әзерләнгән, дип хәбәр иттеләр предприятиенең матбугат хезмәтендә.
Казанда язгы ташу мартның өченче декадасында – апрельнең беренче декадасында фаразлана. Су басу зонасына гомуми мәйданы 12,6 кв.км булган шәһәр территорияләре эләгә, аларда 386 йорт урнашкан.
20 нче марттан су басуга каршы шәһәр һәм район комиссияләре көчәйтелгән эш режимына күчерелә. Җаваплы вазифаи затлар тәүлек әйләнәсе кизү торачак. Ташу вакытында шәһәрдә гадәттән тыш хәлләр буенча вакытлыча хезмәт эшләячәк, ул 129 маневр төркеменнән гыйбарәт. Алар карамагында 115 берәмлек техника, 119 суырткыч насос, ком тутырылган 2 меңнән артык капчык һәм 700 гә якын трап бар.