В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шулай ук яңа терәкләр һәм кронштейннар куелган
«Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре соңгы ике атнада шәһәрнең төрле районнарында җир өсте электр транспортына кагылышлы электр энергиясен тапшыру җайланмалары челтәрен төзекләндерү һәм яңарту буенча масштаблы эшләр башкарган.
Планлы хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә предприятие белгечләре Ершов урамында троллейбуслар челтәрендә 1,6 чакрымнан артык электр энергиясен үткәргеч җайланмаларны алыштырган. Моннан тыш, Дементьев урамындагы «КМПО» тукталышы янында 120 метр, Декабристлар һәм Чистай урамнары чатында 44 метр, шулай ук 1 номерлы троллейбус депосында 32 метр электр тапшыру чыбыклары челтәре яңартылган.
Краснококшайск, Чистай урамнарында һәм Альберт Камалиев проспектында электр тапшыру линияләре өчен өстәмә өч яңа терәк куелган. Оренбург трактына килеп җиткәнче тагын ике терәк яңартылган. Аларга сигез метрлы ике кронштейн урнаштырганнар. Эшчеләр троллейбус линиясендә 70 метр электр тапшыру чыбыкларын озайткан.
Ямашев проспектында предприятие хезмәткәрләре троллейбус юлында электр тапшыру челтәрен тигезләп, биш метрлы ике кронштейнны алыштырды, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе.
Алдарак 3 ноябрьдән Казан метросының беренче линиясендәге «Дубравная» станциясенә поездлар хәрәкәте вакытлыча туктатылачагы турында хәбәр ителгән иде.