В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
132 км юлны чистарту тәүлек буе алып барылды
Фотоны «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте тәкъдим итте
Көчле кар яву чорында «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесендә җир өсте транспорты юл хуҗалыгы хезмәткәрләре тәүлек буе 132 км трамвай юлын кардан чистарткан. Бу вакыт эчендә 2 мең тоннага якын кар чыгарылган.
Үткән төнне белгечләр Айдаров, Давыдов һәм Беломорск урамнарындагы иң карлы юлларны чистарттылар. Эшкә өч алгы төягеч, катнаш экскаватор-төягеч һәм ике үзбушаткыч җәлеп ителгән. Чистартканнан соң юллар буйлап «Снегурка»лар үтә.
Хәзерге вакытта барлык трамвай маршрутлары гадәти җәдвал буенча эшли, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУПдә матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Метроэлектротранс» МУП балансында барлыгы 132 км трамвай юлы, 313 км трамвай һәм троллейбусларның контакт челтәре бар.
Хәзер шәһәрдә барлык хәрәкәт итүче составны туендыручы 30 йөк ташу ярдәмче станциясе эшли. Шул ук вакытта инфраструктура нык тузган: 131 км контакт челтәре, 35 км кабель сызыгы капиталь ремонт таләп итә. Шулай ук дүрт тарту ярдәмче станциясен төзекләндерү кирәк.
Җир өсте электр транспортының юлларын, ярдәмче станцияләрен һәм кабель хуҗалыгын яңартуга 9 млрд сум чамасы акча таләп ителә.