В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сүндерү зонасына эләккән өч йортта җылылык һава торышына карап көйләү төеннәре ярдәмендә саклана.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче декабрь). Казанның Совет районындагы Отрадная урамында җылылык трассасы җимерелгән. Җылылык бирү Отрадная урамы 10-нчы, 14-нче, 18-нче номерлы йорт адреслары буенча туктатылды. «Казэнерго» АҖ белгечләре торбаүткәргечтә ремонт эшләре алып бара.
Йортлардагы җылы һава торышына карап көйләү төеннәре ярдәмендә саклана – насослар йорт эчендә җылыүткәргечнең циркуляциясен тәэмин итә. Бу шулай ук системаның эшчәнлеген сакларга ярдәм итә, дип хәбәр иттеләр җылылык белән тәэмин итүче оешмада.