Кайнар линия 26-нчы август көнне эшләячәк.
Фото: Марат Мугинов
Ведомство белгечләре гараж амнистиясе турындагы закон үзенчәлекләрен аңлатачак, ул бу елның 1-нче сентябрендә үз көченә керәчәк һәм 2026 елның 1-нче сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Бу хакта тулырак мәгълүматны 26-нчы август көнне 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр +7(843)255-25-71 телефоны аша белергә мөмкин булачак.
Татарстан Росреестры яңа амнистиядән файдаланырга теләгән республика халкына гараж һәм аның астындагы кишәрлекне милек итеп рәсмиләштерер алдыннан методик киңәшләрне өйрәнергә тәкъдим итә, аларда җентекле аңлатмалар бирелде. Алар белән Татарстан Росреестрының рәсми сайтында «Эшчәнлек» бүлегендә танышырга мөмкин, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.