В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кайнар линия телефоны эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге кече һәм урта бизнес вәкилләренә юридик ярдәм мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләтеп җибәрә.
Эшмәкәрләр, коронавирус таралу белән бәйле катлаулы эпидемиологик һәм икътисади вәзгыять вакытында эш мәсьәләләре буенча белгечләр белән фикер алыша алачак.
Кайнар линиягә эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр +7(960)040-40-70 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында.