В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хокукый ярдәм сорап 15 нче,16 нчы һәм 23 нче декабрьдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.
Фото: Денис Гордийко
15 нче декабрьдә теләге булганнарның сорауларына гражданнарның хокукларын торгызу мәсьәләләре бүлеге башлыгы Елена Степанова җавап бирәчәк. Белгеч өлешчә мобилизация темасына да консультация бирәчәк.
16 нчы декабрьдә халыкны гражданнарның хокукларын торгызу мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы консультанты Ангелина Гатауллина кабул итәчәк. Аңа теләсә нинди юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
23 нче декабрьдә җәмәгать ярдәмчесе Гөлия Балафендиева шәһәрлеләр белән, миграция мәсьәләләрен дә кертеп, юридик проблемалар турында фикер алышачак.
Барлык очрашулар да сәгать 12:00 дән 14:00 гә кадәр Бауман урамында узачак. Чараларны «Яңа гасыр» автоном коммерцияле булмаган оешмасы оештыра, дип хәбәр итә «Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә әлеге локацияләрдә Татарстан Республикасы башкаласы халкы ВИЧ-инфекциягә аноним тест уза алачак. Тест-мобильләр шулай ук Горький паркындагы «Хезмәт резервлары» стадионы каршында урнашачак.