В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Май аенда студия үзенең спектакльләрен Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында һәм «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә күрсәтәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче апрель). «Апуш» татар балалар театр студиясе зур сәхнәдә чыгышлар сериясен тәмамлады. Спектакльләрне Г.Камал исемендәге театрда һәм «Чулпан» мәдәният үзәгендә 800 гә якын тамашачы караган. Спектакльләрдә студиянең өч бүлегендә шөгыльләнүче 100 яшь актер катнаша.
10 нчы апрельдә казанлылар драматург Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган «Кечтүк» спектаклендә булдылар. 13 нче апрельдә балалар студиянең тәүге эше – «Апушның тылсымлы төшләре» белән чыгыш ясады. Ул драматург Равил Бохараев пьесасы (Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсе) буенча куелган. 12 нче һәм 14 нче апрельдә яшь актерлар танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре буенча «Әбүгалисина» мюзиклын күрсәтте. Инсценировка өстендә Айгөл Әхмәтгалиева эшләгән.
Г.Камал исемендәге театрда куелган спектакльләрдә театрның баш режиссеры, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев, театрның директоры Илфир Якупов, Татарстанның халык артистлары һәм Россиянең атказанган артистлары Илдар Хәйруллин, Люция Хәмитова, Рузия Мотыйгуллина, Татарстанның халык артистлары Зөлфирә Зарипова, Ләлә Миңнуллина, Венера Шакирова, Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның атказанган артистлары Инсаф Абдулла, Эмиль Талипов, Раил Шәмсуаров һәм башкалар булды.
Татарстанның халык артискасы, Г.Камал исемендәге театр артисты Хәлимә Искәндәрова «Кечтүк» мюзиклыннан соң сәхнәгә чыкты һәм яшь артистларны мактады: «65 ел сәхнәдә эшләгән дәвердә мин мондый сәләтле балаларны беренче тапкыр күрдем! Мондый киләчәгебез булганда, татар театры, татар халкы беркайчан да юкка чыкмаячак».
«Апушның тылсымлы төшләре» спектакленең кунаклары арасында ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев та бар иде. Ул балаларның, остазларның профессиональлегенә һәм спектакльнең үзенә чын күңелдән соклануын белдерде.
Үз тәэсирләре белән Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге театры актеры Равил Шәрәфиев тә бүлеште: «Мин бик матур тамаша карадым һәм балачагымны искә төшердем, әйтерсең лә анда кайттым. Әгәр дә мин сезнең яшьтәге малай булсам, мин бик гаҗәпләнер идем. Хәзер дә, бабай буларак та, сокланып карадым. Безнең вакытта да мондый остазлар һәм театр студияләре булса, без бик бәхетле булыр идек. Сезнең уен, хәрәкәтләр, җырлар, сөйләм – барысы да ошады. Афәрин, алга таба да шулай дәвам итәргә».
«Әбүгалисина» спектаклен караганнан соң Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Камал исемендәге театр артискасы Дания Нуруллина үзенең соклануын белдерде: «Мин спектакльне карап бик хисләндем. «Әбүгалисина» дөньясына эләккән кебек булдым. Бик матур, мәгънә салынган гыйбрәтле спектакль. Һәркем үз ролен зур осталык белән башкарды. Сезнең остазларыгыз һәм җитәкчеләрегез зур көч куйган. Барыгызга да афәрин!».
Исегезгә төшерәбез, «Әбүгалисина» мюзиклында Казан Мэры Илсур Метшин булды. Кунаклар арасында шулай ук ТР Рәисенең ярдәмчесе, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең «Беренчеләр хәрәкәте» республика бүлекчәсе җитәкчесе Тимур Сөләйманов та бар иде. Ул үзенең соклануын белдерде һәм студиягә зур уңышлар теләде.
Май аенда яшь актерлар ике спектакльне кабат күрсәтәчәк: 12 нче майда Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында – «Кечтүк» спектаклен, 13 нче майда «Сәйдәш»тә – «Зоопарк-әлифба», дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
«Апуш» татар балалар театр студиясе узган елның мартында ачылды. Хәзер студия филиаллары «Сәйдәш», «Чулпан» мәдәни үзәкләрендә һәм Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында эшләп килә. Дәресләргә 90 лап бала йөри. Бер ел эчендә 4 спектакль куелган, шуларның берсе – «Апушның тылсымлы төшләре» – «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә беренче урынны алды. Бу фестивальдә Татарстан беренче тапкыр җиңү яулады.