Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.03.2023, 17:13

Татар балалар студиясенең «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле «Театраль Идел буе» фестивалендә җиңү яулады

Финалда Идел буе федераль округы субъектларыннан 28 спектакль катнашты.

Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче март). «Апуш» татар студиясе спектакле «Театраль Идел буе театры» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә җиңүче булды. «Апушның тылсымлы төшләре» жюри тарафыннан «Иң яхшы балалар спектакле» дип табылды. Бу әлеге конкурста Татарстанның беренче җиңүе, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.

Фестиваль ике категория катнашучылар өчен үткәрелә: балалар һәм яшьләр театр коллективлары һәм студияләре. Җиңүчеләрне җиде номинациядә билгеләделәр. Шул рәвешле балалар спектакльләре арасында «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә «Апушның тылсымлы төшләре» спектаклендә Апуш ролен уйнаган Әмир Исрафилов, «Иң яхшы музыкаль бизәлеш» номинациясендә спектакльгә көйләр язган композитор Зөлфәт Вәлиуллин җиңү яулады.

«Әлеге фестивальдә безнең беренче тапкыр катнашуыбыз, бу безнең беренче спектаклебез һәм беренче җиңүебез. Барлык тавыш бирүчеләргә рәхмәт», – диде студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова: «Без бәхетле! Бу Казан Мэриясенең генә җиңүе түгел, бөтен республиканың җиңүе! Безнең эшне хуплап, әлеге фестивальдә катнашуга ярдәм итүләре өчен җитәкчеләргә, спектакльне төшереп, аны рус теленә тавышландыруда булышкан «ШАЯН ТВ» каналына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бу – уртак җиңү!» – диде.

Финалда төрле жанрларда 28 спектакль тәкъдим ителде (драма, комедия, мюзикллар, фарслар, маҗаралар, фантазияләр һәм башкалар). Фестивальгә йомгак ясауның төп мәйданчыгы Ижевск булды. Турыдан-туры трансляция вакытында Идел буе федераль округының 14 төбәге чиратлап эксперт жюри тавыш бирү нәтиҗәләрен игълан итте.

Жюри составына театр сәнгате һәм башка иҗади һөнәрләр, РФ Театр эшлеклеләре берлегенең төбәк бүлекчәләре һәм башка иҗтимагый мәдәни оешмалар вәкилләре керде.

Фестивальнең оештыручылары – РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле аппараты, «Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә ярдәм итү фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, дәүләт хакимияте башкарма органнары һәм илнең театр эшлеклеләренең төбәк бүлекчәләре.

Фестивальдә ел саен 400 гә якын театр коллективы һәм 6 мең актер катнаша. Төбәк этабы 2022 елның сентябрь-декабрендә, округ этабы гыйнвар-февральдә узды. Беренче урын өчен приз фонды 250 мең сум тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан Мэры Илсур Метшин патронажы астында гамәлгә ашырыла. Кичә өстәмә кастинг узды, анда ТР башкаласыннан һәм Балтач районыннан 50 бала катнашты. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 14 бала студиядә шөгыльләнә башлаячак.

Барлык яңалыклар