В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Кечтүк» спектаклен өч номинациядә иң яхшысы дип таныдылар
Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче июль). «Апуш» татар балалар театр студиясенең «Кечтүк» спектакле II Бөтенроссия «Киләчәк буыны» фестивалендә I дәрәҗә лауреат булды. Җиңү өчен илнең 29 төбәгеннән 100 дән артык коллектив көрәшкән, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербург студияләре.
Драматург Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган «Кечтүк» спектакле – Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексындагы «Апуш» студиясенең беренче эше. Спектакльгә фестивальнең өч номинациясендә беренче урыннар бирелде: «Иң яхшы спектакль» (катнаш яшь төркеме), «Иң яхшы сценография» (рәссам, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева), «Иң яхшы хатын-кыз роле» (Ләйлә Таишева).
Бу – Ленин мәдәни-ял комплексында шөгыльләнүче «Апуш» студиясенең беренче җиңүе. Моңа кадәр «Сәйдәш» мәдәният үзәгендәге коллектив «Театраль Идел буе» фестиваленең өч номинациясендә иң яхшысы дип танылган иде.
«Кечтүк» спектаклендә «Апуш» студиясе остазлары – ТР халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артискасы Зөлфия Вәлиева һәм ТРның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы Миләүшә Шәйхетдинова да катнаша.
Спектакльгә музыканы композитор Радик Сәлимов һәм Зөлфия Вәлиева язган. Музыкаль бизәлеш, аранжировканы – Нияз Вәлиев, шигырьләр авторы – Резеда Гобәева. Сценаграф һәм рәссам булып Анастасия Бузунеева чыгыш ясый.
«Апуш» студиясе җитди һәм югары профессиональ дәрәҗәдә эшләвен тагын бер кат исбатлады! «Кечтүк» спектакленең авторы да, иҗади төркем дә, актерлар составы да искиткеч, һәм, бәлки, шуңа күрә ниндидер серле, сихри көч белән жюри әгъзаларын шаккатырып, спектакль берьюлы өч номинациядә җиңү яулагандыр!», – дип уртаклашты Зөлфия Вәлиева.
Җиңүчеләрне Казанда 19-22 нче сентябрьдә бүләкләячәкләр. Тантанада биш спектакль коллективы катнашачак. Алар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка төбәкләрдән студияләр бар. Фестивальдә катнашучылар өчен «Кечтүк» спектаклен Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында 21 нче сентябрьдә крүсәтәчәкләр, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.