Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.12.2023, 12:57

«Апуш» студиясе спектакле «Театраль Идел буе» фестиваленең төбәк этабында җиңү яулады

Конкурста катнашу өчен 371 студия гариза биргән, ә лонг-листка 30 спектакль кергән

Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче декабрь). «Апуш» татар студиясе спектакле «Театраль Идел буе» фестиваленең төбәк этабында җиңү яулады. Быел конкурста катнашу өчен барлыгы 371 коллектив гариза биргән, алты яшьләр һәм 24 балалар куелышлары лонг-листка эләккән.

Фестивальнең төбәк этабы нәтиҗәләре кичә билгеле булды. ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева рәислегендәге жюри спектакльләрнең видеоязмаларын карады һәм округ этабында «Апуш» студиясенең «Кечтүк» спектаклен «Балалар спектакле» номинациясендә тәкъдим итәргә карар кылды. «Яшьләр спектакле» номинациясендә Идел буе федераль округының 14 төбәге арасында «НормальНо» инклюзив спектакле белән көрәшкә «Э-моция» иҗади инклюзив студиясе керәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Кечтүк» («Малявка») спектакле заманча әкият тәкъдим итә, андагы төп геройлар – абыйлы-энеле Рөстәм һәм Шамил һәм аларның дусты Ләйлә – кайчандыр үзләре уйлап тапкан куркыныч уенга эләгәләр. Аларга Ак чәчәкләр илен явыз Караңгы көчләрдән коткарырга туры киләчәк.

Балалар коллективлары арасында икенче урынны «Подмастерья» театр класс-студиясенең «Комната Рофла» һәм «Всем, кого касается» спектакльләре бүлеште. Конкурсның бронзасын «Оранжевое Чудо» өстәмә белем бирү автоном коммерцияле булмаган оешмасыннан «Ничья длится мгновение» һәм «Как старого князя женили» спектакльләре алды.

Яшьләр спектакльләре арасында жюри «Лориэн» халык музыка театрының «Жанна д’Арк» спектакленә көмеш медаль бирде. Конкурсның өченче урынын Карина һәм Дмитрий Булычевлар музыкаль театрының «Казан хәзинәсе» спектакле алды.

Исегезгә төшерәбез, «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр коллективлары фестиваленең округ этабы 2024 елның гыйнвар-февраленә планлаштырылган. Аның кысаларында төбәкләрдә һәм муниципаль районнарда спектакльләр күрсәтү, шулай ук төбәкара гастрольләр узачак. Финал этабы киләсе елның март-апрель айларында була, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгында.

Фестивальнең оештыручысы – РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты.

Барлык яңалыклар