Премьерадан соң театраль трамвай 3,5 мең километрдан артык юл үтте.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь). Премьерадан соң Казанда беренче «Төнге трамвай» спектакль-променады 3,5 мең километрдан артык юл үтте. Анда 2 меңнән артык казанлы һәм шәһәр кунаклары катнашты.
Исегезгә төшерәбез, трамвай атнага ике тапкыр – җомга һәм шимбә көннәрендә 5А номерлы маршрут буенча йөри. Күчмә театр йөртүчесе тамашачыларны «Җиңү Проспекты» метро станциясе» тукталышыннан 23:00 сәгатьтә ала. Спектакль трамвай эчендә уза. Һәр тамашачыга колакчыннар бирелә, аларда театр актерлары тавышы белән Зоя Рутер пьесасы тексты яңгырый, ә тамашачылар хәрәкәт барышында күрә торган төнге Казан күренешләре – Җиңү паркы, Химиклар мәдәният йорты, Җиләкле бистәсе, Түбән һәм Урта Кабан күлләре һ.б. декорация булып хезмәт итә, дип хәбәр иттеләр Казан яшь тамашачы театры матбугат хезмәтендә.
Спектакль 1 сәгать 30 минут дәвам итә, ул 18 яшьтән өлкәнрәк тамашачыга исәпләнгән. Пьеса сюжеты буенча, яшь мотоциклчы Александр Белов язмыш теләге белән трамвайга ябылган булып чыга һәм аннан чыгарга омтыла. Ул үзенең тормышын, карарларын һәм гамәлләрен искә ала. Төп герой белән бергә тамашачылар гаилә, гафу итү, сайлау, үз-үзеңне табу, хыяллар һәм үз-үзеңнән качу турында уйлана.
Төнге трамвай премьерасы 2021 елның 12 нче июнендә булды. Проект ТР Мәдәният министрлыгы һәм Казан Мэриясе ярдәме белән Казан яшь тамашачылар театры һәм «Метроэлектротранс» МУП тарафыннан оештырылды.