В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Спектакльгә бушлай керергә мөмкин
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче сентябрь). 30 нчы сентябрьдә Казанда «Звездный» скверында «Люська, Вовка... 12 нче йорт ишегалды балалары тарихы» спектаклен күрсәтәчәкләр. Спектакльгә бушлай керергә мөмкин, дип хәбәр итә оештыручылар.
Спектакль балалар язучылары Ирина Пивоварова, Виктор Драгунский, Наталья Черепкова хикәяләренә, шулай ук труппада эшләүче әти-әниләрнең истәлекләренә нигезләнгән. Спектакльне Арина Ларионованың телевидение, театр һәм кино мәктәбе укучылары әзерләгән.
Тамаша 14:00 сәгатьтә Зәкиев урамындагы 21 нче йорт янында башлана. Тамашачыларга һава торышы буенча киенергә һәм үзләре белән җылы чәй яки кофе алырга киңәш итәләр.
Күрсәтүне «Безнең ишегалды» республика программасы командасы һәм Казанның Совет районы администрациясе оештыра.
Исегезгә төшерәбез, быел ТР башкаласында 473 күп фатирлы йортның территорияләре яңартылачак. Асфальтны ремонтлау мәйданы 530 мең кв.м артык. Өч ел эчендә шәһәрдә 1356 йортның ишегаллары яңартылган.