Жюри илнең 32 төбәгеннән 300-дән артык чыгыш карады.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче ноябрь). Казанның “Пантера” камера балетының “Good morning, you beautiful” спектакле “Алтын битлек” Россия милли премиясенең озын исемлегенә кертелде. Спектакль “Музыкаль театр” номинациясендә тәкъдим ителде.
Жюри илнең 32 төбәгеннән 300-дән артык чыгыш карады. Премия сайтында бастырылган озын исемлеккә “Музыкаль театр” номинациясендә 47 спектакль кергән.
“Good morning, you beautiful” спектаклен тамашачылар беренче тапкыр бу елның язында “Теловидение” халыкара бию перфомансы фестивалендә күрделәр. Спектакльне алман режиссеры Оливер Прайс куйды. Спектакльдә 10 актер катнаша, бию телендә алар хатын-кыз язмышы турында сөйлиләр.
Белешмә
“Пантера” камера балетының 25 еллык тарихы бар. Балет спектакльләре – заманча хореография, вербаль булмаган театр һәм гимнастика катнашмашы. Коллектив заманча бию буенча күп кенә халыкара премияләр һәм Россиянең фестиваль һәм бәйгеләре лауреатлары булып тора.