В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Мәдәни җәмәгатьчелек драматургны 15 нче сентябрьдә искә алачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче сентябрь). Татар театрына нигез салучыларның берсе һәм күренекле драматург Кәрим Тинчуринның туган көнендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында 90 нчы юбилей сезоны ачылачак.
Архангел зиратында 15 нче сентябрьдә драматургны театр, әдәби һәм сәнгать җәмәгатьчелеге, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре искә алачак. Каберенә чәчәкләр салачаклар. Тантана 10:00 сәгатьтә башлана.
Моннан тыш, 11:30 да Кәрим Тинчурин исемендәге паркта драматург бюстына чәчәкләр салачаклар, шулай ук аның иҗаты яктыртылачак.
18:30 сәгатьтә Нәкый Исәнбәт туплаган татар халык дастаны, Туфан Имаметдинов инсценировкасы буенча куелган «Идегәй» спектакле белән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры 90 нчы юбилей сезонын ача. Спектакль үзе төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале дипломанты булды.
Шулай ук юбилей хөрмәтенә октябрь аенда мәктәп театрларының «Театрның яше юк» һәм гаилә театрларының «Гаилә традицияләре» I фестиваль-конкурсы узачак. Ә 6 нчы ноябрьдә Тинчурин театрының 90 еллыгына багышланган тантаналы кичә планлаштырылган.