Эчке залларда музей урнашачак, ә соңгы яруска алсу яктырту кайтачак
Фото: Денис Гордийко
Музей ныгытманың төзелеше һәм фортификациясе тарихына багышланган. Кунаклар Идел буе Болгар дәүләте барлыкка килгәннән бирле төрле чорларда манараның нинди булганын белә алачак. Экспозициянең аерым блогы ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы исемлегенә кергән фортификация корылмаларына багышлана.
Күргәзмә киңлеге проектын «Татинвестгражданпроект» ДУП белгечләре эшләгән. Манараның беренче катында касса, гардероб һәм саклау камерасы, икенче катында административ биналар урнашачак. Музей корылманың өченче катында ачылачак, аның киңлеген видеопроекцияләр һәм сенсор экраннардагы мәгълүмат блоклары тулыландырачак. Шулай ук Спас манарасына соңгы ярустагы алсу яктырту кайтачак.
Спас манарасына билетлар буенча барырга мөмкин булачак. Мәктәп укучылары, студентлар, пенсионерлар өчен ташламалар каралган. Киләчәктә билетларны «Пушкин картасы» буенча сатып алырга мөмкин булачак.
Кунакларны һәр 30 минут саен сеанслар буенча кабул итәчәкләр. Бер үк вакытта музейда күп дигәндә 15 кеше була ала. Һәр сеансның озынлыгы – бер сәгать тирәсе. Музейның эш графигы сылтама буенча бастырылган.
Исегезгә төшерәбез, Спас манарасын реконструкцияләү 2022 елда башланды. Беренче булып авариягә каршы эшләр башкарылды, шуннан соң эчке биналарны масштаблы реставрацияләделәр. Манараның тарихы нәрсә белән кызыклы һәм ул нинди табышмаклар саклый – KZN.RU порталы материалыннан укыгыз.