В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казансу елгасында боз калынлыгы 6 см тәшкил итә.
Фото: Денис Гордийко
Башкарма комитетының Гражданлык яклау идарәсендә хәбәр итүләренчә, узган өч тәүлек эчендә профилактик рейдлар уздырганда 100-дән артык белешмә таратылган, 5 күрсәтмә чыгарылган. Халыкка мәгълүмат җиткерү дәвам итәчәк.
Хәзерге вакытта Казанкада боз калынлыгы 6 см тәшкил итә. Коткаручылар халыкны бозга чыгудан тыелырга чакыра. Исегезгә төшерәбез, бозның куркынычсыз калынлыгы бер кеше өчен кимендә 7 см, шугалак төзү өчен - 12 см һәм аннан да күбрәк, җәяүле кичү өчен - 15 см һәм аннан да артыграк, автомобиль йөрү өчен - 30 см булырга тиеш.