Суларда коткару җәмгыяте коткаручылары Казанның Комсомол күлендә кызны коткарган
Казанда Комсомол күле пляжында Суларда коткару җәмгыяте (ОСВОД) коткаручылары су коенганда бата башлаган 13 яшьлек кызны коткарган. Бала җиңелчә генә курку белән котылды, аның һәм ата-аналар белән профилактик әңгәмә үткәрелде.

Очрак Дәрвишләр бистәсендә булган. 13 яшьлек ике кыз, Комсомол күле пляжында олылар күзәтүеннән башка, тыюлы җирдә су коеналар. Кинәт аларның берсе су астына китә башлады. Коткаручылар ярдәм сорап кычкыруларны тиз ишетеп ала һәм балаларны судан чыгара. Кызларга медицина ярдәме кирәк булмаган.

Суларда коткару җәмгыяте (ОСВОД) хезмәткәрләре ата-аналар белән элемтәгә керделәр һәм суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында профилактик әңгәмә үткәрделәр. «Балаларның сулыклар янындагы территорияләрдә ата-ана каравыннан башка торуы ярамый. Без һәрвакыт ата-аналарга балалары белән суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында профилактик әңгәмәләр уздыру турында искә төшерәбез», — дип шәрехләде Казанның Суларда коткару җәмгыяте рәисе Никита Коробицын.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, су коену сезоны башлануга Казанда 5 муниципаль пляж һәм 4 махсус оештырылган су янында ял итү урыны әзерләнгән иде. Бу объектларда 1 июньнән көн саен махсус постларда 70 коткаручы кизү тора.

Коену сезоны башыннан Суларда коткару җәмгыяте (ОСВОД) хезмәткәрләре 6 кешене коткарган инде, шуларның өчесе – балалар. Казан мэриясе чираттагы тапкыр шәһәр халкын сулыклар янында булганда бик сак булырга һәм суда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

Коткаручылар билгесез һәм бу максатлар өчен билгеләнмәгән сулыкларда коенудан тыелырга, ялгыз һәм исерек хәлдә коенудан сакланырга, үзегезне артык арыганлыкка китермәскә һәм өшемәскә, шулай ук балаларны су янында зурлар күзәтүеннән башка калдырмаска киңәш итә.

2025-07-17T17:07:59+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.