Профилактик рейдлар барышында коткаручылар халык белән әңгәмәләр үткәрәләр һәм белешмәлекләр тараталар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март, Алинә Бережная). Бүгенге көннән башлап Казан коткаручылары су басу куркынычы зонасында булган бистәләр буйлап рейдлар үткәрә башладылар. Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре Вишневка бистәсендә яшәүчеләрне өйләренә барып, аларга инструктаж үткәрү һәм куркынычсызлык чаралары турында искә төшерү өчен чыгып тикшерү оештырдылар.
Казанның Гражданнар саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимерханов билгеләп үткәнчә, Вишневка бистәсе язгы ташу чорында куркыныч зонасындагы территориядә - Нокса елгасы ярының түбән өлешендә урнашкан. Бистәдә кар катламының биеклеге 1 метрга җитә, кинәт һәм тотрыклы җылыту күзәтелсә, түбән территорияләрне су басарга мөмкин. Ф.Тимурханов сүзләренә караганда, Вишневкада су басу зонасында 298 йорт урнашкан.
Бүген коткаручылар 150 белешмәлек тараттылар һәм бистәдә яшәүчеләр белән әңгәмәләр үткәрделәр. "Без халык белән инструктажны максималь дәрәҗәдә үткәрергә, һәркемгә игътибар бирергә, язгы ташу чорында нәрсә эшләргә, су баскан очракта нинди чаралар күрергә кирәклеген аңлатырга телибез. Әмма кешеләр проблемалар масштабларын үзләре аңларга, әзерлек эшләренә җаваплы карарга тиеш", - дип аңлатты Ф.Тимурханов.
Фаразларга караганда, Казанда язгы ташу апрельнең беренче яртысында башланачак. Ф.Тимурханов мәгълүматларына караганда, су басу зонасында Дружба, Северный, Коры Елга, Калинино, Игумнов, Җиләк бистәсе, Залесный, Адмиралтейство бистәсе, Красная Горка, Левченко бистәләре урнашкан. Шулай ук риск зонасында Беренче Май, Әмәт, Борисково, Мирный, Константиновка, Салмачы һәм Вишневка торак массивлары бар.
Фердинант Тимурханов язгы ташуны кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик чаралар узган елның көзеннән бирле үткәрелүен билгеләп үтте. Шулай итеп, шәһәрдә 3 км озынлыкагы су бүлү канаулары яңартылды, эрегән сулар өчен өеп ясалган киртәләр булдырылды һәм кечкенә елгаларның суын чистарту эшләре башкарылды. Хәзерге вакытта җир асты кичүләрендә насос җиһазларына ревизия ясала һәм яңгыр сулары канализациясе челтәрләрен чистарту башкарыла, ТКХ һәм ИК оешмаларында траплар һәм ком тутырылган капчыклар әзерләнә. Язгы ташу шартларында оператив рәвештә хәл итү өчен барлыгы 150 маневр төркеме, 137 берәмлек техника, 147 насос, 2370 Ком турырылган капчык һәм 810 трап әзерләнгән. Моннан тыш, 2910 кеше сыйдырышлы халыкны вакытлыча урнаштыру өчен 12 пункт билгеләнгән.
"Безнең өчен кешеләрнең алар ялгыз түгел, аларга без һәрвакыт ярдәмгә килүебезне аңлаулары мөһим. Аеруча катлаулы очракларда халыкны махсус автобусларда эвакуацияләп, аларны вакытлыча урнаштыру пунктларына илтәчәкбез", - диде Ф.Тимурханов һәм якын көннәрдә коткаручылар гадәттән тыш хәл очрагында вакытлыча урнашу өчен 12 пунктның әзерлеген тикшерәчәкләр, дип өстәде.
Шулай ук ике атна дәвамында коткаручылар язгы ташу күренешләренә дучар булган территорияләрдә яшәүче кешеләрне дә читләтеп үтмәячәкләр. Шул ук вакытта күп балалы гаиләләр, инвалидлар һәм пенсионерлар белән аралашуга аерым игътибар биреләчәк.