В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көчле җил нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә Гражданнарны саклау идарәсе.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы май, Екатерина Виславская). Коткаручылар һәм коммуналь хезмәтләр Казанда көчле җил нәтиҗәләрен юк итәләр. Өермә нәтиҗәсендә бүген ТР башкаласында агачлар ауды, кайбер йортларның түбәләре каерылды, автомобильләргә зыян салынды, ләкин, 17.04 сәгатькә алган мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүен кичә игълан иткән иде. Хәбәр ителгәнчә, 30 майда Татарстан һәм Казан территориясендә 15-20 м/с тизлектә көчле җил, ә 12.00-20.00 сәгатьтә 20-25 м/с тизлектә җил, урыны белән өермә һәм яшен булырга тиеш иде.
Көчле җил нәтиҗәләре буенча беренче мөрәҗәгатьләр Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенә 15.00 сәгатьләр тирәсендә килде. 17.00 сәгатькә кадәр барлыгы 55 шалтырату кабул ителде. Аларның күбесе – 20 гариза – ауган агачлар турында хәбәрләр. Чыбыклар өзелү турында 10 хәбәр, зыян күргән автомобильләр турында – 14, каерылган түбәләр турында 9 хәбәр килгән. Соңгы очракта сүз күбесенчә шәхси йортлар, гаражлар турында бара. “Бу алдан алынган мәгълүматлар, кешеләр әле мөрәҗәгать итәчәк”, - билгеләп үттеләр Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтендә.
Хәзерге вакытта коткаручылар Сәет-Галиев ур., 6 адресы буенча эшлиләр. Биредә көчле җил җәйге кафены туздырган. Горький ур., 13 адресы буенча (Тинчурин ис.театр бинасы күршесе) түбә каерылган, театр түбәсеннән агач һәм металл өзекләр күренә. Авиатөзелеш районының Кадышево бистәсендәге шәхси йортның да түбәсе каерылган, ә Узенькая ур., 4 йорты янында 6 автомобильне каерылган түбә калдыклары каплаган. Г.Тукай ур., 114 адресы буенча урнашкан Кече бизнес колледжының түбәсе өлешчә зыян күргән. Монна кала, Дубравная, 51б адресы буенча урнашкан 131-нче балалар бакчасы верандасының түбәсе каерылган.
“Барлыгы 3 коткаручылар отряды эшли, аларның берсе – Гражданнарны саклау идарәсеннән, сменада 9 кеше. Калганнары ТР Эзләү-коткару хезмәте һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына карый, - диде Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәтенең кизү сменасы җитәкчесе. – Горводзеленхоз, Тышкы төзекләндерү комитеты, районнар администрацияләре белгечләре эшли. Без аларга мәгълүматны тапшырып торабыз”.
Шул вакытта, Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ГЛОНАСС+112 системасы буенча оператив-кизү хезмәтендә республика буенча 300-дән артык хәбәр алынган. Урыннарда белгечләр эшли.
Аерым алганда, Казанда 14.01 сәгатьтә Константиновка бистәсенең бер өлешендә һәм Киров районында ут белән тәэмин итү туктала, 14.26 сәгатьтә ут яңадан эшләп китә.
“Авиаэлемтә штат режимында эшләде, рейслар тоткарланмады, һава суднолары запас аэродромнарга җибәрелмәде. Су объектларында һәлакәтләр булдырылмады, мөрәҗәгатьләр кабул ителмәде”, - дип хәбәр итәләр ведомствода.
Искәртергә кирәк, иртәгә, 31 майда, Татарстанда суытачак.