Катнашу өчен гаризалар 25 нче апрельгә кадәр кабул ителә
Фото: Денис Гордийко
Спартакиада өч этаптан торачак: хәрби әзерлек, сафка басу һәм җырлар смотры, хәрби-тарихи тематика буенча викторина. Призлы урыннар алган командалар дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнәчәк.
Катнашу өчен 10 кешедән торган коллектив тупларга кирәк: сигез егет һәм ике кыз. Һәр төркемнең җитәкчесе яки командиры булырга тиеш.
Гаризалар 25 нче апрельгә кадәр kazankddm@yandex.ru электрон почтасына кабул ителә. Хатка документларның электрон версиясе белән бергә «Равнение на победу» дип язарга кирәк. Нигезләмә белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
«Равнение на победу» спартакиадасы Казан Башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты тарафыннан «Подросток» МБУ белән берлектә үткәрелә.