Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.08.2022, 13:36

«Казанның спорт яратучы иң яхшы торак комплексы» спартакиадасы 14 торак йортта яшәүчеләрне берләштерде

Футбол, волейбол һәм баскетбол буенча финал уеннары сентябрьдә узачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы август, Дарья Федосенко). «Казанның спорт яратучы иң яхшы торак комплексы» спартакиадасы быел 14 торак йортта яшәүчеләрне берләштерде. Спортның өч төре – футбол, волейбол һәм баскетбол буенча финал уеннары сентябрьдә узачак. Турнирның ничек узуы турында «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «УниСпорт» социаль-спорт хәрәкәте җитәкчесе Рөстәм Баһаветдинов сөйләде.

Спартакиада икенче ел рәттән үткәрелә. Узган ел анда 10 торак комплекстан 543 кеше катнашты – «Светлая долина» ТК җиңү яулады. Быел спартакиада кысаларында ярышлар 15 нче июньдә башланды, аларда «Солнечный город», «Казань XXI век», «Светлая долина», «Весна-1», «Весна-2», «Арт Сити», «Салават Күпере», «Радужный», «Залесный Сити», «Голливуд», «Легенда», «Победа», «Южный парк», «Станция «Спортивная» торак комплексларыннан вәкилләр катнаша.

Рөстәм Баһаветдинов сөйләвенчә, спартакиадада, физик әзерлек дәрәҗәсе нинди булуына карамастан, 18 яшь һәм өлкәнрәк булган ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. Һәр претендент чыгыш ясый торган комплекста яшәвен расларга тиеш.

Катнашу өчен «Йорт янында спорт» проекты сайтында теркәлергә, аннары проектның бер социаль челтәренең аккаунтында хәбәр язарга кирәк. Гаризаны шулай ук торак комплекста яшәүче вәкил аша да бирергә мөмкин. Спартакиаданың инде баруына карамастан, уенчылар турнир вакытында да кушыла алалар. Һәр уенда состав үзгәрергә мөмкин, иң мөһиме, бу конкрет торак комплекста яшәүчеләр булырга тиеш.

Ярышлар Олимпия уеннары принцибы буенча үткәрелә, ягъни һәр дисциплинада алынган очколар гомуми команда зачетына бара. Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар, медальләр, грамоталар, призлар алачак. Уенчылардан тыш, кубок һәм призлар өчен иң актив җанатарлар көч сынашачак.

Рөстәм Баһаветдинов сүзләренә караганда, төркем этабыннан соң иң яхшы сигез команда финалы узачак. Волейбол буенча аны – 4 нче сентябрьдә, футбол буенча 11 нче сентябрьдә үткәрергә планлаштыралар. 3х3 баскетбол буенча турнир шулай ук сентябрь аенда узачак, әлегә дата билгеләнмәгән.

Иң актив торак комплекс иң яхшы командаларның финалын үткәрү урыны булачак. Хәзерге вакытта җанатарларның күбесе «Южный парк»та җыела – һәр уенда 50 дән 100 гә кадәр кеше катнаша.

«Казанның спортны яратучы иң яхшы торак комплексы» спартакиадасы – «Актив кешеләр территориясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасыннан «Йорт янында спорт» проектының бер юнәлеше. Ул Казанның Физик культура һәм спорт комитеты, Киров һәм Мәскәү, Совет, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе ярдәме белән үткәрелә.

Барлык яңалыклар