Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2025, 09:58

«Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасы актив озын гомерлелекнең иң яхшы тәҗрибәләрен Бөтенроссия сайлап алуда җиңүче булды

Проект 55 яшь һәм аннан өлкәнрәк 3 меңнән артык казанлыны берләштерде

«Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасы «Сәламәт яшәү рәвеше» номинациясендә актив озын гомерлелекнең иң яхшы тәҗрибәләрен Бөтенроссия сайлап алуда җиңүче булды. Проект директоры Рөстәм Баһаветдиновка бүләкне Россия Федерациясе Хөкүмәте координация үзәге мәйданчыгында Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков тапшырды.

Көмеш яшьтәге кешеләр өчен «Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» спартакиадасы Казан мэры Илсур Метшин инициативасы белән 2023 елның октябрендә старт алды. Проект 55 яшьтән өлкәнрәк 3 меңнән артык казанлыны берләштерде. Катнашучылар башта район, аннары гомумшәһәр этабын узалар. Әбиләр һәм бабайлар 10 спорт төрендә ярышалар: өстәл теннисы, шахмат, дартс, йөзү, футбол, волейбол, йөгерү, чаңгы узышлары, мини-волейбол һәм Төньяк йөреш.

«Яшәү яме» катнашучыларының ярышларга әзерлеге шәһәрнең 20 спорт объектында, ә Төньяк йөреш буенча ТР Төньяк йөреш федерациясе инструкторлары җитәкчелегендә паркларда һәм скверларда алып барылды.

Барлыгы 200 көн эчендә 1 мең шәхси бүләк һәм 100 призлы кубок уйнатылды. Узган ел Казан пенсионерларын финал өлешендә бүләкләүгә совет фигуралы шуучысы, өч тапкыр олимпия чемпионы Ирина Роднина чакырылган иде.

«Йөзьяшәрләр уеннары. Яшәү яме» проекты белән Казан Башкарма комитетының спорт комитеты «Актив озын гомер–2024» өлкән буын өчен иң яхшы тәҗрибәләрне Бөтенроссия сайлап алуга гариза биргән. Казан проектыннан тыш, бөтен илдән 2 мең 683 гариза бирелгән. Конкурста сайлап алуда төбәк идарә командалары, социаль хезмәт күрсәтү оешмалары, бизнес берләшмәләр һәм коммерцияле булмаган сектор вәкилләре катнашты. Финалга 110 катнашучы чыкты, ә җиңүчеләр – 10 практика. Иң яхшы идеяләр җиңүчеләре проектларны үстерүгә 500 әр мең сум акча алдылар.

Моңа кадәр Казан проектлары бу конкурста бүләкләр яуламаган иде.

Исегезгә төшерәбез, көмеш яшьтәге кешеләр өчен спартакиада Татарстан Республикасы башкаласында 2016 елдан гамәлгә ашырыла торган «Яшәү яме» зур социаль проекты кысаларында уза. Ул өлкән яшьтәге казанлыларның сәламәт яшәү рәвешен саклауга юнәлдерелгән.

2024 елда Казан пенсионерлары өчен 1,7 меңнән артык чара һәм төрле юнәлешләр буенча 6 меңнән артык шөгыль үткәрелгән.

Барлык яңалыклар