В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Рәис итеп Рөстәм Миңнеханов, урынбасарлары итеп Шамил Гафаров һәм Илсур Метшин билгеләнде
Фото: Марат Мөгыйнов
Нигезләмә буенча оештыру комитеты утырышлары кирәк булганда кварталга ким дигәндә бер тапкыр язачак. Рөстәм Миңнеханов – рәис, аның урынбасарлары ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров һәм Казан Мэры Илсур Метшин булды. Секретарь вазифасын Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе башлыгы Максим Денисов башкарачак.
Оештыру комитеты составына шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, ТР спорт министры Владимир Леонов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башкалар керде.
Исегезгә төшерәбез, БРИКС уеннары быелның 12-23 нче июнендә Казанда узачак. Ярышлар программасына 25 тән артык спорт төре кертелгән. Җиңү өчен 3 меңгә якын спортчы көрәшәчәк.