Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.05.2021, 11:02

Заманча корпуслар, көчәйтелгән куркынычсызлык һәм иртәнге ашка панкейклар: Казан Мэры «Восток» лагереның балалар килүгә әзерлеген бәяләде

Капиталь ремонт нәтиҗәсендә лагерьны 4-тән 7 корпуска кадәр арттырдылар – сәламәтләндерү учреждениесе җәй буена меңгә якын бала кабул итә алачак.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче май, Камилә Гобәйдуллина). Казанның балалар лагерьлары җәйге сезон ачылышына әзерләнә. Быел аларда 13 меңнән артык кеше ял итәр дип планлаштырыла. Бер сменада 200 яшүсмерне ремонтланган «Восток» лагере кабул итәчәк, ул инде 31-нче майда ук үз ишекләрен ачачак. Җәй көне биредә 4 смена планлаштырылган – савыктыру учреждениесе элеккегә караганда 4 тапкыр күбрәк бала кабул итә алачак. Моннан тыш, иртә язда һәм көз көне ял итү мөмкинлеге дә каралган. Сәламәтләндерү учреждениесенең әзерлеген Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.

«Быел без Татарстан Президенты программасы буенча ремонтланган чираттагы лагерьны ачабыз. «Восток» үзенең куәтен арттырды һәм яңа дәрәҗәгә чыкты. Бу лагерьга инде 60 ел. Ул әле Юрий Гагаринның һәм башка күренекле кешеләрнең килүен хәтерли. Һәм, әлбәттә, безнең бик күп бабайлар, әбиләр, әти-әниләребез биредә ял иткән. Һәм менә аларның балалары, оныклары бөтенләй яңача ял итәчәк», – диде шәһәр башлыгы.

И.Метшин билгеләп үткәнчә, быел балалар ялы куркынычсызлыгы мәсьәләсен аерым контрольдә тоталар. «Бу лагерь һәм калганнар барысы да тикшерүләр үтте һәм нормаларга туры килә. Без әзерләндек. Балаларны саклауга аерым игътибар бирдек. Әмма, әлбәттә, күп нәрсә әле директорларга һәм тәрбиячеләргә бәйле булачак», – диде ул. Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фаизов әйтүенчә, лагерь территориясендәге барлык биналар автоматлаштырылган янгын сигнализациясе һәм эвакуация системасы белән җиһазландырылган. Кешеләр күпләп җыела торган урыннарда видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Ике хәвеф төймәсе бар – берсе каравыл янында, икенчесе лагерь начальнигында. Сакчының үзендә кирәкле барлык чаралары да бар, территорияне карап чыгуны хезмәткәрләр сәгать саен үткәрәләр, шулай ук алар камераларны да туктаусыз күзәтәләр.

Элек «Восток» лагере территориясендә 4 бер катлы кирпеч корпус урнашкан, анда һәр бүлмәдә 10 бала яшәгән, ашханә, клуб, медпункт, склад бүлмәләре һәм санузеллар урнашкан. Бер елда ул нибары 420 кешене кабул итә алган. Капиталь ремонттан соң лагерь 7 корпуска кадәр арттырылды, һәркайсының фасадында күренекле космонавтлар портретлары сурәтләнгән. Барлык биналарда йокы бүлмәләре 5 кешегә исәпләнгән. Корпусларда аз хәрәкәтле кешеләр өчен бүлмәләр, гомуми кунак бүлмәләре, душ бүлмәләре һәм санузеллар бар. Моннан тыш, корпусларда үтүкләү һәм киптерү бүлмәләре, җыештыру җиһазлары өчен бүлмә, чемоданнар өчен бүлмә һәм склад бар. А.Фаизов сүзләренә караганда, монда балалар керергә барысы да әзер инде. Хәзер хезмәткәрләр идән һәм тәрәзәләрне юалар, ә соңыннан кроватьларны әзерли башлыйлар.

Лагерь территориясендә шулай ук спорт мәйданчыклары, клуб һәм җәйге эстрада да бар. Балалар сәламәтлеге мәсьәләсенә аерым игътибар бирелгән – моның өчен заманча медпункт төзелгән. Ә камилләштерелгән ашханә берьюлы 180 бала сыйдырачак. Казанда беренче тапкыр балаларга «швед өстәле» системасы буенча туклану тәкъдим итәчәкләр. Сайлауга 3-4 салат, берничә беренче һәм икенче ашамлык, десерт һәм эчемлекләр булачак. Шулай ук интерактив элементын да кертү планлаштырыла. Мәсәлән, пешекчеләр иртәнге ашка коймак яки панкейкларны биредә әзерләячәкләр, балалар боларның барысын да күрсеннәр өчен.

Республикада «швед өстәле» системасы буенча туклану хәзерге вакытта Түбән Камада һәм «Восток» Казан лагеренда гына оештырылган. Мондый форматны икенче сменадан «Юнитур» лагеренда да кертү планлаштырыла.

«Восток» ашханәсендә 6 кеше эшләячәк, персонал барлык таләпләр белән таныш булган мәктәп поварлары хисабына тупланган. Хезмәткәрләр медицина тикшерүен узган инде, хәзер алар махсус белем уза, ә бу атна ахырында бөтен персонал балалар килүгә әзерләнә башлаячак.

И.Метшин үзенең үсмер вакытларын искә төшерде һәм ул вакытта да туклану мәсьәләсе төп иде, дип билгеләде. «Безнең балалар тук булыр дип өметләнәбез. Хәзер бөтенләй башка дәрәҗә, әлбәттә. Тәмле итеп ашатыгыз, балалар ашарга яраталар. Мәктәпләргә алар үсеп, ныгып, сәламәт булып кайтсыннар. Витаминнар һәм җиләк-җимешләр турында онытмагыз», – дип чакырды шәһәр башлыгы ашханәдә эшләүчеләрне.

Уникаль профильле сменалар булдыру буенча да зур эш башкарылды. Моның өчен төрле тармак белгечләрен җәлеп иттеләр, дип сөйләде А.Фәизов. «Восток» лагеренда балалар космосны буйсындыру тарихы һәм авиатөзелеш белән танышачак, дип планлаштырыла. Аның сүзләренә караганда, техник һәм инженерлык иҗаты сменасына ихтыяҗ аеруча зур булган. Ул «Технополис КАИ» мәгариф үзәге белән берлектә үткәреләчәк. Әйтик, үзәкнең яшь педагоглары балаларны авиамодельләштерү һәм суднолар төзү нигезләре белән таныштырачак. Һәр бала үзе белән самолетның эш моделен алып китә алачак, аны үз куллары белән булдырачак, шулай ук смена ахырында авиаярышларда үз эшләнмәләрен сынап карый алачак.

«Безнең балалар лагерьларда сәламәтлекләрен төзәтерләр, ял итәр һәм күп нәрсәгә өйрәнерләр дип өметләнәбез. Без безнең югары уку йортларыбыз алар өстеннән шефлык алачак һәм интеллектуаль сменалар уздырачак, дип килештек. Яхшы яллар телибез», – диде соңыннан Казан Мэры.

Фоторепортаж
И.Метшин төзекләндерелгән «Восток» лагеренда булды
Видеорепортаж
27.05.2021 11:25
Казан Мэры «Восток» лагереның балалар килүенә әзерлеген бәяләде
Барлык яңалыклар