В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәт активистларын шәһәр Мэры исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова котлады.
Фото: Социаль өлкә бүлекчәләрен координацияләү һәм хезмәттәшлеген тәэмин итү бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче октябрь). Казанның Ветераннар советы үзенең 35 еллыгын билгеләп үтте. Шәһәр Мэры Илсур Метшин исеменнән хәрәкәт активистларын Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова котлады.
Рәхмәт хатында шәһәр башлыгы оешмага җәмәгатьчелек белән актив эшләүләре өчен рәхмәт белдерде. Яшь буынны тәрбияләү аеруча кыйммәтле. Башкарган эшләре өчен Ветераннар советы активистларына шәһәр бүләкләре тапшырылды.
Ветераннарны шулай ук Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков, ТР Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков, Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты, «Татарстан Республикасы Ветераннар берлеге» республика иҗтимагый оешмасы вәкилләре котлады.
Ветераннар өчен концерт программасы белән ТР халык артисты Рөстәм Асаев, ТР халык артисты Резидә Шәрәфиева, «Фантазия» шәһәр хатын-кызлар джаз-оркестры, ТР атказанган артисты Артур Минһаҗев һәм мәдәният йортларының иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Башкаланың Ветераннар советына 7 район һәм 206 беренчел ветеран оешмасыннан 300 меңгә якын пенсионер керә, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласы Башкарма комитетының Социаль өлкә бүлекчәләрен координацияләү һәм хезмәттәшлеген тәэмин итү бүлегендә.
Кичә Казанда традицион Өлкәннәр декадасы тәмамланды. Шәһәр пенсионерлары өчен бәйрәм концертлары, хәйрия акцияләре, ярышлар һәм башка чаралар әзерләнде.