Аның территориясендә актив яшәү рәвешен сакларга ярдәм итүче 1746 объект бар
Фото: Денис Гордийко
Совет районында барлыгы 1746 объект: велопарковкалар, спорт мәйданчыклары, бассейннар, парклар һәм фитнес-клублар ачыкланган. Икенче урында – Вахитов районы. Анда кафелар һәм рестораннар, скверлар, велопарковкалар, каһвәханәләр һәм йога студияләре – барлыгы 1344 объект исәпләгәннәр. Лидерлар өчлеген Идел буе районы япкан. Рейтингны төзүчеләр аның территориясендә актив яшәү рәвешен сакларга ярдәм итүче 1261 объект тапкан – бу бассейннар, спорт комплекслары, стретчинг һәм парклар.
Соңгы өч елда Россиядә читтән торып эшләүне күз алдында тоткан яки гибрид форматындагы вакансияләрнең популярлыгы арткан. Хәзер һәр унынчы кеше өйдән яки башка урыннардан эшли, тагын 13% ы офиска атнага берничә тапкыр гына барып кайта.
Казанда гибрид форматтагы вакансияләр саны 2021 елдан башлап – ике тапкыр, читтән торып эшләүне күз алдында тоткан вакансияләр 49% ка артты, дип хәбәр итә «Яндекс Недвижимость» һәм HeadHunter сервислары.