Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәм бизәлешенә XII республика конкурсына йомгак ясалды. Конкурс комиссиясе Казанның Совет районын бер номинациядә җиңүче дип тапты.
Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Конкурста 42 муниципаль район һәм ике шәһәр округы катнашты. Проект 9 номинацияне һәм «Ә безнең ишегалдында» дип аталган бер махсус призны күздә тоткан. 23 белгечтән торган комиссия – дәүләт органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре – барлыгы 94 чараны бәяләде.
Нәтиҗәдә 14 җиңүче һәм 44 приз алучы билгеләнде. Совет районын үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм Казан районнарында яңа ел чараларын уздыру өчен бүләкләделәр.