Ул анда яшәүчеләр үз хезмәтләре белән Бөек Ватан сугышында Җиңүгә өлеш керткән торак пунктларга биреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). Федерация Советы «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем турындагы законны хуплады. Сенаторлар тиешле карарны кичә пленар утырышта кабул иттеләр. Документ нигезендә, мактаулы исем халкы үз хезмәтләре белән Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән торак пунктларга биреләчәк.
«Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү өчен нигез булып сугыш елларында шәһәр территориясендә урнашкан предприятиеләрнең дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүе һәм Дәүләт Оборона Комитетының күчмә Кызыл байракларына ия булуы, предприятие хезмәткәрләрен хезмәттәге казанышлары өчен дәүләт бүләкләре белән бүләкләү, шулай ук Бөек Ватан сугышы елларында шәһәр халкының хезмәт батырлыгы документаль рәвештә расланган фактлар тора.
Шәһәргә мактаулы исем бирү турындагы үтенечнамәне төбәк парламентына һәм субъект башлыгына мөрәҗәгать итүче җирле үзидарә органнарына гражданнар һәм иҗтимагый берләшмәләр кертә ала. Аннан соң үтенечнамә Россия Президенты Владимир Путинга юллана.
«Хезмәт даны шәһәре» мактаулы исеме Россия Федерациясе Президенты Указы белән бирелә, дип хәбәр ителә «Российская газета» сайтында.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казан Мэры Илсур Метшин ТР Дәүләт Советы депутатларына Татарстан башкаласына «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү турында Россия Президенты адресына үтенечнамә әзерләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән иде. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, Казан сугыш елларында илнең иң мөһим тыл үзәкләренең берсе булды. Татарстан башкаласында 139 сәнәгать предприятиесе хәрби җайга үзгәртелеп төзелгән, тагын 70 предприятие илнең үзәк һәм көнбатыш төбәкләреннән эвакуацияләнгән. Предприятиеләрдә Кызыл Армия ихтыяҗлары өчен 600-дән артык исемдәге корал, сугыш кирәк-яраклары әзерләнгән. Татарстан депутатлары И.Метшинның тәкъдимен хуплады.