Чарага ил эчендә генә түгел, чит илләрдә дә кызыксыну күрсәтәләр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче август). «СоТворение» музыкаль фестиваленә 100 меңгә кадәр тамашачы килергә мөмкин. Бу хакта матбугат конференциясендә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
«Минемчә, без 100 меңгә якын кунакны җыячакбыз. Фаразлау авыр, әмма шул ук вакытта без кызыксынуның барлыгын төгәл беләбез», - диде Азат Абзалов.
Аның сүзләренчә, фестивальгә илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә, чит ил дәүләтләре вәкилләре дә кызыксыну белдерә.
«СоТворение» фестивале Татарстан Республикасы башкаласында 8-9 нчы сентябрьдә узачак.