Объектта бишенче катның тимер-бетон панельләре монтажлана
Фото: ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды
«Мәхәббәт» торак комплексында 1-2-2 номерлы 112 фатирлы йортның техник әзерлеге 30% тәшкил итә. Йортны Казанның Салават Күпере торак районында социаль ипотека программасында катнашучылар өчен төзиләр.
Хәзер йортта бишенче катның тимер-бетон панельләре монтажлана, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондында. Бинаны төзү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларының берсен үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2023 елда Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды гомуми мәйданы 160,7 мең кв.м булган 64 йорт төзеде, аларның күбесе Казанда һәм Чаллыда. 2966 гаилә ташламалы шартлар буенча уңайлы фатирлар белән тәэмин ителде.